news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Юдино» станциясендә 3 поездның хәрәкәт графигы үзгәрә

Үзгәрешләр тимер юлларны ремонтлауга бәйле

 (Казан, 17 июль, «Татар-информ»). 25-31 нче июльдә “Юдино” станциясендә 3 поездның хәрәкәт графигы үзгәрә. Тимер юлларны ремонтлау планлаштырыла, дип хәбәр итә “Содружество” ААҖ матбугат хезмәте.

Бу вакыт эчендә капиталь ремонт ясалу сәбәпле, шәһәр яны поездлары “Юдино Көнчыгыш парк”, “Юдино”, “Займище” станцияләрендә тукталышсыз хәрәкәт итәчәк. Бу Казан – Канаш №6351, Казан – Албаба №6363 поездларына, Казан – Паратск №6321 составына кагыла.

Поездлар хәрәкәте турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм “Содружество” ААҖ сайтында алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot