news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Юдино станциясе кышкы чорда эшләргә әзер

Тимер юл станциясен кышкы шартларда эшләүгә әзерләү тәмамланды

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). Юдинодагы тимер юл станциясен кышкы шартларда эшләүгә әзерләү тәмамланды.

Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, Юдино станциясендәге барлык хезмәт күрсәтү-техник биналар һәм җылыту системалары кышкы чорда эшләүгә көйләнгән. Станция штаты тулысынча кадрлар белән тупланган, хезмәткәрләр кышкы чорда эшләү өчен махсус кием белән тәэмин ителгән.

Биредә юл хуҗалыгын төзекләндерү эшләре дә тәмамланган. Су җибәрү җайланмаларын ремонтлау һәм стрелка күчерү планын да тулысынча үтәүгә ирешелгән. Моннан тыш, станция карамагында булган барлык юллар чистартылып, кар җыю техникасы, кар бушату өчен урыннар әзерләнгән. Бу хакта Горький тимер юлы Казан бүлегенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итә.



news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100