Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Юдино" бистәсендә поездлар йөрү графигы үзгәрә
Әлеге участокта тимер юл рельслары ремонтлана
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). 23 сентябрьдән "Юдино" станциясендә поездлар хәрәкәте үзгәрә. Әлеге участокта тимер юл рельслары ремонтланачак, дип хәбәр итә "Содружество" ААҖ матбугат хезмәте.
6351 нче Казан – Канаш, 6363 нче Казан – Албаба, 6321 нче Казан – Паратск, 6469 нчы Арча – Албаба, 6353 нче Казань – Канаш шәһәр яны поездлары Юдиноның «Восточный парк», «Займище», «Юдино» тукталыш платформаларында тукталмыйча узачак.
6471 нче Бөреле – Васильево, 6306 нчы Васильево – Казан шәһәр яны поездлары расписаниедән алына.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте тәртибе турындагы тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм "Содружество" ААҖ сайтында белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз