Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юдино бистәсендә авыл хуҗалыгы хәйрия ярминкәсе уздырыла
Аны үткәрү инициативасын ветеран транспортчылары белдергән
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). 17 сентябрьдә, Өлкәннәр көненә әзерлек кысаларында, Юдино бистәсендә Тимер юлчылар мәдәният сараенда авыл хуҗалыгы хәйрия ярминкәсе уздырыла, дип хәбәр итә Горький тимер юлларының Казан төбәге матбугат хезмәте.
Тимер юл транспорты ветераннары җиденче ел рәттән авыл хуҗалыгы хәйрия ярминкәсе үткәрә. Алар ярминкәгә бәрәңге, кишер, чөгендер, кабак һәм үз участокларында үстергән башка яшелчәләрне алып килә.
Бу көзге байлыклар өлкән яшьтәге тимер юлчы ветераннар өчен тәкъдим ителә. Транспортчы ветераннар бу көнне аларга бәрәңге һәм яшелчә бүләк итәчәк.
Быел ярминкәне оештыручылар Буа районында яшәүчеләр үстергән карбызны да тәкъдим итәргә планлаштыра. Моннан тыш, аз керемле өлкән кешеләргә консервланган яшелчәләр өләшәчәкләр, шулай ук алар өчен бәлешләр дә пешереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз