news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юдино бистәсе сү уткәргеч торбаларына вакытлыча су җибәрелмәячәк

Бу 1 мәктәп, 2 балалар бакчасына һәм күп фатирлы 10 йортка кагыла

(Казан, 12 май, “Татар-информ”). Казанның Киров районы Юдино бистәсе су үткәргечләрендәге суны җибәрү-туктату системасын алыштыру сәбәпле, 14 май көнне сәгать иртәнге 9дан кичке 8гә кадәр түбәндәге урамнардагы йортларга су бирелмәячәк:

- Красиков ур.,7, 9, 14, 16, 18, 20;
- Ферганская ур., 3, 5;
- Революционная ур., 45, 47, 47а, 49;
- Ильич ур., 28.

Шул рәвешле, бу уңайсызлыклар 1 мәктәп, 2 балалар бакчасына һәм күп фатирлы 10 йортка кагыла, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте. “Водоканал” МУП алдан ук су җыеп куярга киңәш итә һәм суга ихтыяҗ тойганнар өчен Революционная, 47-49 нчы йортлар турысына су тутырылган автоцистерна китертүне планлаштыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot