news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юбилей тантаналарында дәрәҗәле кунакларга Казан күнчеләре кулдан эшләгән уникаль эшләнмәләр тапшырылачак

Юбилей тантаналарында дәрәҗәле кунакларга Казан күнчеләре кулдан эшләгән уникаль эшләнмәләр тапшырылачак

(Казан, 18 август, "Татар-информ", Руслан Мөхәммәтшин). Казанның күнчеләре Татарстан бапшкаласының 1000 еллыгына килүче кунакларга үзенчәлекле бүләкләр әзерләгән.

Татар милли орнаменты белән кулдан эшләнгән 300 күн янчык кунаклар өчен искиткеч бүләк булачак. "Кожгалантерейная" фирмасы ЯАҖнә күн эшләнмәләр ясарга Министрлар Кабинеты заказ биргән. Җитештерү фирмасының коммерция директоры Мөнирә Хисаметдинова "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьсында проектның инициаторы ТР Мәдәният министрлыгы, дип хәбәр итте.

Уникаль янчыкларны әзерләгәндә үзебезнең һәм чит ил, шулай Италия һәм Төркия җитештерүчеләренең күннәре кулланылган. Эшләнмәләрне орнаменталь бизәү Казанның танылган рәссамы Наилә Кумысникова сызымнары буенча башкарылган. Казанның "Кожгалантерейная" фирмасы хезмәткәрләре дәүләт хакимияте органнарыннан беренче тапкыр гына заказ алмый, фабрика клиентлары арасында Россия Дәүләт Думасы һәм РФ Оборона министрлыгы да булуын билгеләп үтәргә кирәк.

Мөнирә Хисаметдинова сүзләренчә, бөтен эшләнелгән янчыклар фотога төшерелә һәм махсус каталог төзеләчәк. Бәйрәмнәрдән соң яки сентябрьдә теләге булган һәркем каталогтан карап яки үз фантазиясен эшкә җигеп, уникаль күн эшләнмәгә заказ бирә ала. Хәзерге вакытта фабрика Казанның 1000 еллыгы символлары белән төрле эшләнмәләр җитештерүне дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100