Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юбилеен билгеләп үткән Миңзифа Әхмәтшина Хәния Фәрхигә язган җыры турында сөйләде
Хәния Фәрхи язмышында ул нинди роль уйнаган? Ничә буын бабасын белгән татар кешесен зыялы санала? 10 июньдә Әлмәт драмтеатрында узган Миңзифа Әхмәтшинаның юбилей кичәсендә катнашучылар бу сорауларга җавапларны белде. «Татар-информ» Резеда Шәмсуллина язмасын тәкъдим итә.
Газинур Морат: «Повестьләре, хикәяләре бер сулышта укыла»
Чара шагыйрә, прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхфәтуллин, Кояш Тимбикова исемендәге премияләр лауреаты, Әлмәт Язучылар оешмасы хозурында эшләп килүче «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе җитәкчесе, нефть башкаласы Язучылар оешмасында 16 ел хезмәт куйган Миңзифа Әхмәтшинаның иҗатын яктырткан пролог белән башланып китте. Театр артистлары юбилярның шигырьләрен укыдылар, хикәясеннән бер өзекне сәхнәдә уйнап күрсәттеләр.
Фото: Резеда Шәмсуллина
Рәсми өлешне Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова һәм «Татнефть» хәйрия фондының мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә булышлык итү буенча «Каракүз» программасы җитәкчесе Максим Апраксин ачып җибәрде. Алар юбилярга әдәбият һәм сәнгать үсешенә керткән зур өлеше өчен, туган телне саклау, үсеп килүче буынны тәрбияләүдәге тырышлыклары өчен Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Бөтендөнья Татар конгрессы Милли советы әгъзасы, «Туган якны өйрәнүчеләр» җәмгыяте җитәкчесе Альберт Борһанов һәм Бөтенроссия татар гаиләсе иҗтимагый фонды директоры, Татарстанның атказанган табибы Миләүшә Гайфуллина да юбилярга котлау сүзләрен җиткерде. Татар җәмгыятенә күрсәткән олы хезмәте өчен Бөтендөнья татар конгрессының Халыкара Берлеге медален тапшырдылар.
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат Миңзифа Әхмәтшинага Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды һәм ак шәл бүләк итте. Үз исеменнән болай дип өстәде:
«Миңзифа ханым – уникаль кеше. Ул бөтен эшне дә булдыра: менә дигән шагыйрь, җырчы, язучы, мөнәҗәтләр әйтүче. Казаннан монда килгәндә мин аның әле яңа гына чыккан «Шәүлегән» китабы белән таныштым. Гаҗәеп кызыклы, мавыктыргыч прозаик. Аның профессиональ дәрәҗәдә язылган повестьләре, хикәяләре бер сулышта укыла. Ул әсәрләрдә сират күперен кичкәч тә, исән калган, рухы сынмаган, якты күңелле кешеләр тасвирлана», — диде ул.
«Ундүрт буын бабасын белүче сирәк татарларның берсе»
ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр юбилярның шәхесен ачып бирә торган бер кызыклы очрак турында сөйләде:
Фото: Резеда Шәмсуллина
«27 мартта Казанда язучыларның ХХ корылтае узды. Яңа гына икенче мәртәбә рәис итеп сайланган Ркаил Зәйдулла каләмдәшләренә рәхмәт әйтте, саубуллашты, уңышлар теләде. Халык торып чыкмакчы гына иде, Миңзифа ханым: «Туктагыз, кузгалмагыз. Берегез дә беркая бармый. «Туган тел»не җырлыйбыз!» – диде. Ркаил Зәйдулла: «Миңзифа, ярар, җырларбыз әле, яме. Җырланмаган әле безнең җыр!» — диде».
Шулай ук юбилярны Казаннан килгән каләмдәш дусты шагыйрә, галимә Рифә Рахман, Мөслимнән — Татарстанның халык язучы Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева; Азнакайдан — Гөлчәчәк Садретдинова, Фәйрүзә Исмәгыйлева, Халидә Галимовалар тәбрик иттеләр. Марсель Гарипов Миңзифа Әхмәтшинаның төбәкче буларак эшчәнлегенә игътибар итте. Татар халкында җиде буын бабаңны белү фарыз гамәлләрнең берсе булып санала, ә ундүрт буын бабасын белүче — зыялы татарга керә, диде ул.
«Менә безнең Миңзифабыз ундүрт буын бабасын белүче сирәк татарларның берсе», — дип өстәде Марсель Гарипов.
Моннан тыш, сәхнәдән Чистай районыннан килгән кунаклар, Югары нефть мәктәбе вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге рәисе Ландыш Зарипова, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Сиринә Җиһаншина һәм башкалар чыгыш ясады.
Хәния Фәрхи Миңзифа Әхмәтшина язган җыр белән «Татар җыры-1993» бәйгесендә җиңү яулый
1992 елны Миңзифа Әхмәтшина туган авылында зоотехник булып эшләгән. Шул елда җиде чакрым ераклыкта урнашкан Каргалы авылына концерт куярга Хәния Фәрхи төркеме килгән.
Фото: Резеда Шәмсуллина
«Мин ул чакта яңа гына «Бәхетем син минем» җырын язган идем, шуны бик нык Хәниягә күрсәтәсем килде. Кич белән, көтүләр кайтып, сыерлар саугач, Каргалыга җәяүләп киттем. Мин килеп җиткәндә концерт беткән иде инде. Хәниягә килеп эндәштем. Бер җыр яздым, тыңлап карамассыз микән, дидем. Риза булды, мин җырлап күрсәттем. Ул шундук Илгиз Закировка: «Илгиз, мин бу җырны алам. Отып кал зинһар!» — диде. Мин рәхмәтләр әйтеп китеп бармакчы идем, Хәния: «Юк, без сине җибәрмибез! Без хәзер урманга барып, машина фарасы яктысында җырлап утырырбыз. Син дә барасың безнең белән!» — диде. Ияреп киттем. Өйгә иртәнге өчләрдә, сыер савар вакыт җиткәндә генә кайтып кердем», — дип уртаклашты хатирәләре белән Миңзифа Әхмәтшина.
Шушы җырны башкарып Хәния Фәрхи «Татар җыры-1993» бәйгесендә беренче урын ала һәм аның иҗат юлында яңа баскыч башлана. Сүз уңаеннан, шунысын да искәртик, 1997 елда «Татар җыры»нда Миңзифа Әхмәтшина сүзләренә язган «Йөгереп кайтыр идем» җырын башкарып Руслан Кираметдинов җиңү яулый.
Фото: Резеда Шәмсуллина
Юбилей кичәсе Әлмәт драмтеатры артисларының сәхнәләштерелгән күренешләре, юбиляр сүзләренә язылган матур җырлар, «Әлмәтем» үрнәк бию ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды. Иң ахырда Миңзифа Әхмәтшина үзенең (сүзләре дә, көе дә аныкы) «И, җиркәем!» җырын башкарганда тамашачылар аны алкышлады.
Резеда Шәмсуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз