news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ышанычны югалту сәбәпле, Путин Улюкаевны отставкага җибәргән

Алданрак Россия Тикшерү комитеты Улюкаевка аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләү белдергән иде.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Алексей Улюкаевны, ышанычны югалту сәбәпле, отставкага җибәргән. Бу хакта Кремль матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән "Новости" РМА хәбәр итә.

Алданрак Россия Тикшерү комитеты Улюкаевка аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләү белдергән иде. Алексей Улюкаевка җәза рәвешендә өй аресты билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot