Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Муллин Миңнехановка яңа юллар өчен рәхмәт белдерде
Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин үзенең телеграм-каналында химиклар башкаласында яңартылган юлларны күрсәткән.
«Яңартылган юллар өчен Татарстан Республикасы Рәисенә рәхмәт», — дип имзалаган ул фотоларны.
Фотоларда Вахитов проспекты һәм Вахитов боҗрасы сурәтләнгән.
«Хәзер юл эшләре Тынычлык проспектында, Бакый Урманче урамында дәвам итә, Вокзал урамында тәмамланды. Юлларны яңартуга бюджетның төрле дәрәҗәләреннән гомуми финанслау суммасы якынча 2 млрд сум тәшкил итте», — дип хәбәр итте «Татар-информ» га Түбән Кама районының матбугат хезмәте.
«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Түбән Камада Вахитов проспектында ике юл төзекләндерелгән (Соболековская урамыннан Химиклар проспекты боҗрасына кадәр) һәм Вокзал урамын капиталь ремонт башкарылган (Вокзал-Корабль боҗрасыннан алып Вокзал-Төзүчеләр проспекты боҗрасына кадәр).
Илкүләм проектлар 2019 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән булдырылган иде.
Элегрәк «Татар-информ» 2023 елда Татарстанда илкүләм проектларга 29,3 млрд сум бүлеп биреләчәген хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз