news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Ышаныч» үзәге мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә бушлай психологик ярдәм күрсәтәчәк

Казанда мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә түләүсез психологик ярдәм күрсәтеләчәк. «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре шәһәрлеләргә консультация бирәчәк.

Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе +7(843)277-00-00 телефоны буенча кабул ителә. Психологлар белән шәхсән «Ышаныч» бүлекчәләрендә 9:00-17:30 сәгатьтә түбәндәге адреслар буенча очрашырга мөмкин:

  • Г.Коләхмәтов ур., 21 (Мәскәү районы);
  • Халтурин ур., 16 (Киров районы);
  • 8 нче Март ур., 4 (Совет районы);
  • Годовиков ур., 14, 2 нче подъезд (Авиатөзелеш районы);
  • Сәлимҗанов ур., 14 (Вахитов районы).

Шулай ук казанлылар тәндәге стрессны киметү буенча терапия элементлары булган дәресләрдә катнаша ала. Дәресләргә сылтама буенча язылырга була, дип хәбәр иттеләр «Ышаныч» үзәгендә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100