news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Җырлыйк әле” халык соравы буенча эфирга кире кайта — Нәҗип Бәдретдинов

Телевизион тапшыруның популярлыгын автор халыкчан җырларны фонограммага башкармауда күрә.

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 31 декабрь көнне сәгать 20.30 да “ТНВ” телеканалында “Җырлыйк әле” тапшыруы экраннарга кабат әйләнеп кайта. Берникадәр вакытка ябылып торган тапшыру бик җитди үзгәрешләр кичерәчәк.

Беренче чиратта, аның форматы үзгәрәчәк. Моңарчы тапшыруда 10 кеше катнашкан булса, яңа сезонда 3 катнашучы булачак һәм иҗади ярыш 3 этаптан торачак. “Җырлыйк әле”не уен форматында уздыру күздә тотыла. Тапшыруда катнашучыларның татар җыр сәнгате өлкәсендәге белеменә дә бәя бирелә. Җиңүче исә баллар санына карап ачыклана. “Җырлыйк әле”нең студиясе дә үзгәрешләр кичерә, дип вәгъдә итә “ТНВ” вәкилләре.

“Белүемчә, тапшыруны кире кайтаруны сорап, тамашачылардан бик күп сораулар булган. Республика җитәкчелегенә дә хатлар язганнар. “Җырлыйк әле” эфирга халык соравы буенча кире кайтарыла. Минем үземә дә бик күп шалтыраттылар”, – диде тапшыру авторы Нәҗип Бәдретдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына.

Нәҗип Бәдретдинов үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүчеләргә “Җырлыйк әле” үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлек иде, дип саный. “Җырлыйк әле”гә һәрвакыт яңа кешеләр килә иде, шуңа да халыкка кызык булгандыр. Фонограммага җырлау юк, бар да табигый”, – дип бәя бирде тапшыру авторы.

Беренче тапшыру, мәгълүм булганча, 31 декабрь көнне эфирга чыгачак. Анда “Җырлыйк әле”дә алып баручы булып эшләгән Гөлдания Хәйруллина, Равил Галиев, Замирә Рәҗәпова катнаша.

Тапшыруның популярлыгын һәм югары рейтинглар җыюын Нәҗип Бәдретдинов кайчандыр халыкта популяр булган җырларның яңгыравыннан да күрә. “Хәзер күп кеше җырлар яза. Мин аларны тапшыруга кертмәскә тырышам һәм кертмәячәкмен дә. Тапшыруда бөтен кеше белә торган, халык та кушылып җырлый алырлык җырлар булырга тиеш”, – ди әңгәмәдәшебез. Бездә 600 дән артык җырчы бар. Теләсә кайсы районнан үзешчән артистларны алып килеп, бераз шөгыльләнсәң, аларның һәркайсы ул җырларны башкара ала. Минем максатым — халык арасында талантлы шәхесләрнең булуын күрсәтү, диде “Татар-информ”га Нәҗип Бәдретдинов.

Тапшыруда катнашучыларны республика районнарында йөреп, кастинг аша сайлап алачаклар. Бу эш элек тә башкарылган. Хәзер исә язмаларны интернет аша да юллау мөмкинлеге булачак.

“Җырлыйк әле” нең йөзе дә үзгәрүе көтелә. Тапшыруның яңа сезонын яшь гаилә Алинә һәм Азат Кәримовлар алып барачак. Аларны 4 пар арасыннан сайлап алганнар. Аларны да тапшыру авторы “ТНВ” генераль директоры белән бергә сайлаган.

“Режиссер турында да сүз әйтәсем килә. Минем таләбем — татар телен яхшы белгән кешене бу вазифага сайлау иде. Ул тапшыруны яздырганда алып баручыларның хаталарын күреп, төзәтеп барырга тиеш. Без 2004 елдан режиссер Гүзәл Шакирҗанова белән бергә эшләдек. Ул һәр нәрсәгә иҗади яктан якын килә, күп кызыксына, яңалыклар белән танышып бара. Тапшыру азагында бер клип күрсәтелә, аны да Гүзәл төшерде”, – диде Нәҗип Бәдретдинов.

Айдар Фәйзрахманов: "Минем ул тапшыруны алып барасым килә, әмма вакытым юк"

“Җырлыйк әле”нең элеккеге алып баручысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов тамашачыларның “Җырлыйк әле”гә булган ихтыяҗына бераз икеләнеп каравын билгеләп үтте.

“Җырлыйк әле”нең полулярлыгы минем исем белән бәйләнгән иде. Миннән соң да алып баручылар булды. Анда тапшыруның рейтингы да, популярлыгы да бик каты төшкән иде. “Җырлыйк әле”не алып баручы җыр сәнгатенең үткәнен дә, хәзергесен дә белгән, аның киләчәген бераз күзаллый алган кеше булырга тиеш. Мин “Җырлыйк әле”нең экранга кайтуын хуплыйм, әлбәттә. Тамашачы үз фикерен әйтер, мин тапшыруга уңышлар телим”, – диде Айдар Фәйзрахманов.

Тапшыруны кабат алып барырга теләгегез юкмы, дигән сорауга ул Татар дәүләт филармониясендә эше күп булу сәбәпле, вакыты тыгыз икәнен хәбәр итте. “Күңелемнән мин ул тапшыруны алып та барасым килә, әмма тәүлекнең 20 сәгатен татар милләте үсешенә багышлыйм, шуңа да вакытым калмый. Тапшыру төшерү исә бик зур тырышлык һәм көч сорый”, – дип белдерде артист.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100