news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Җырлы сишәмбе» проектының чираттагы чарасы Черек күл паркында узачак

Казан Мэриясе оештыручы «Җырлы сишәмбе» проектының чираттагы чарасы бу юлы 18 августта 18.30 сәгатьтә Черек күл паркының амфитеатрында узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Махсус кунаклар буларак Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гимаева һәм популяр алып баручы Булат Бәйрәмов чакырылган. Казанлылар «Җырлы сишәмбе» кичәләрендә яратылып җырланган «Яшьлегем чишмәләре»җырын популяр хитны башкарган Ләйсәннең үзенә кушылып җырлаячак.

Кичә дәвамында шулай ук татар халык җырлары, төрле чор хитлары яңгыраячак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot