Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Җырлы-моңлы балачак” фестиваленә сайлап алу туры дәвам итә
Җиңүчеләр чыгышын “Яшь ТНВ” каналында күрергә мөмкин булачак
(Казан, 1 март, “Татар-информ”). “Татарстан-Яңа гасыр” каналы игълан иткән “Җырлы-моңлы балачак” төбәкара телевизион татар җыры фестивале дәвам итә.
Бүгенге көндә фестивальгә Татарстан шәһәр-районнарыннан, Россия төбәкләреннән барлыгы 270 гариза алынган. Хәтта Үзбәкстан башкаласы Ташкенттан да фестивальдә катнашырга теләк белдерүче яшь талантлар булган. “Җырлы-моңлы балачак” та үзләрен сынап карарга теләүчеләрнең күбесе 8-12 яшьлекләр. Тәкъдим ителгән җырларга килгәндә, алар нигездә вокаль ансамбльләр һәм соло җыр номинацияләренә туры килә. Гаилә ансамбле номинациясенә гаризалар азрак алынган. Шушы көннәрдә составында Роберт Миңнуллин, Римма Ибраһимова, Миңгол Галиев, Миләүшә Айтуганова һ.б. булган жюри яшь талантларның чыгышын карады, дип хәбәр итә “Татарстан-Яңа гасыр” каналының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте. Сайлап алу туры әлегә дәвам итә. Җиңүчеләр чыгышын “Яшь ТНВ” каналында күрергә мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз