news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Җырлы-моңлы балачак” бәйгесенә 90нан артык бала катнашырга теләк белдергән
Татарстанда яшь башкаручыларның “Татар моңы” Халыкара телевизион бәйгесе кысаларында “Татарстан-яңа гасыр” телерадиокоманиясе “Җырлы-моңлы балачак” бәйгесен уздыра
Скопировать ссылку
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Татарстанда яшь башкаручыларның “Татар моңы” Халыкара телевизион бәйгесе кысаларында “Татарстан-яңа гасыр” телерадиокоманиясе “Җырлы-моңлы балачак” бәйгесен уздыра. Бүгенге көндә Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Чабаксар, Мари Иле һәм башка төбәкләрдән 90нан артык бала бәйгедә катнашырга теләк белдергән. Бу турыда бүген ТР Мәдәният министрлыгында узган матбугат очрашуында “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары, конкурс жюрие әгъзасы Миләүшә Айтуганова белдерде.
Аның сүзләренә караганда, балалар ике төркемдә көч сынашачак. Беренче төркемдә - 4-6 яшьлекләр, икенче төркемдә 7-14 яшьлекләр җырлый. Март-апрель айларында бу бәйгедә катнашучы балалар ТНВ телеканалында җырлатылачак, алар турында махсус тапшырулар чыгачак. Балалар өчен тамашачылар SMS аша тавыш бирәчәк. Сәләтле балалар “Татар моңы” бәйгесендә дә катнашырга тәкъдим ителер дип көтелә”, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2