Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Җырлы Казан” – Төмәндә
“Җырлы Казан” – Төмәндә
(Төмән, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән шәһәренең «Геолог» мәдәният сараенда Казаннан килгән Рафаэль Мәҗитов җитәкчелегендәге концерт төркеменең зур чыгышы булып үтте. Концерт программасы Казанның 1000 еллыгына багышланган һәм ул «Җырлы Казан» дип атала.
Зал тамашачылар белән тулы булды һәм төмәнлеләр концерт прграммсыннан канәгать булып калды. Композитор һәм җырчы Рөстәм Сәрвәров, яшь популяр җырчы Асыльяр, бию сәнгатенең энҗе бөртеге Энҗе Әгъзамова, «Казан егетләре » төркеме җырчылары Марат, Вәли, Азат һәм Артур, шулай ук һәм Динә белән Рафаэль Латыйповлар катнашында үткән бу концерт артистлар һәм тамашачылар арасында җылы аралашу рухында үтте. Энҗе Әгъзамованың ялкынлы биюе, Асыльярның Себер татарларының борынгы “Сахралар” җыры, «Казан егетләре»нең популяр татар җырларын үзенчәлекле аранжировкада һәм заман рухында башкарулары тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде. Концертны Динә Латыйпова алып барды.
Әлеге концертны Төмәндә яшәүче мәдәният белгече Фәрит Хәкимов оештырды. «Җырлы Казан» төркеме Төмәнгә Пермь, Екатеринбург шәһәрләрендә чыгышлар ясаганнан соң килеп төште. Ул бүген Тубыл шәһәрендә, аннан соң Сургут, Түбән Варта, Нефтеюгански һәм төньякның башка шәһәрләрендә концертлар белән чыгышлар ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз