news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырлар авторы Рамил Чурагул: Ярдәм итмәсәк тә, этлек эшләмик

“Минем ятим тормышымда гел яхшы кешеләр очрады", - ди популяр җырлар авторы.

Җырлар авторы Рамил Чурагул: Ярдәм итмәсәк тә, этлек эшләмик
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, популяр җырлар авторы Рамил Чурагул татар дөньясына рәхмәтле булуын, кешеләр бер-берсенә ярдәм итмәсәләр дә, этлек эшләмәсеннәр иде дип теләвен әйтте. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Кайбер абзыйларга мин бер-беребезгә ярдәм итмәсәк итмик, әмма этлек эшләмик, дип әйтәм”, - диде ул.

Рамил Чурагул Камал театрының элекке директоры Шамил Закировны татарның бөек кешесе дип искә алды. “Салават Фәтхетдинов концертлары бара иде. Зал шыгрым тулы, утырырга урын юк. Шамил Зиннурович кабинетыннан урындыклар алып чыгып, “Чурагулның кунакларына” дип, урыннар бирде. Шундый гади кешеләрнең кешелекле булуына сөенәм”, - диде ул.

“Минем ятим тормышымда гел яхшы кешеләр очрады. Нинди генә әсәрләр язсаң да, әгәр таянычың-терәгең булмый икән, кеше булып булмый. Мәсәлән, күбесе Салават Фәтхетдинов минем “Аллага шөкер” җырымны җырлап башлаганын белми. “Әйтмә син авыр сүз”, “Моңнар кайтсын авылга” җырларын Асаф Вәлиев танытты. Гомумән, татар дөньясына рәхмәтлемен”, - дип сөйләде Рамил Чурагул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot