Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җырлар авторы Рамил Чурагул татар-башкорт дуслыгына багышланган иҗади турга чыга
Турның мәгънәсе – туганлык, дуслык һәм иҗатны әдәбиятта пропагандалау.
(Казан, 21 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, популяр җырлар авторы Рамил Чурагул 20-22 августта унөченче тапкыр иҗади турга чыгуын әйтте. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
Рамил Чурагулов сүзләренчә, сәяхәттә Татарстан һәм Башкортстан районнарыннан, шәһәрләреннән аның иҗатын яратучы тамашачылар катнаша. “Чараны оештыручы дустым Комил Сираҗетдиновка, татар конгрессына рәхмәт”, - диде ул.
Рамил Чурагул турның мәгънәсе дуслык, туганлык, матурлык һәм иҗатны әдәбиятта пропагандалау икәнен әйтте. “Татарстан һәм Башкортстанда агучы Ык елгасы татарлар белән башкортларны бүлми, Ык һәм Сөн елгаларында дуслык өчен күперләр һәрвакыт бар”, - диде ул.
- Рамил Чурагулов – Татарстан, Башкортстан һәм Россия журналистлары һәм язучылары берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.1962 елның 16 августында Башкортстанның Кырмыскалы районы Иске Акташ авылында туган.
- Рамил Чурагулов сүзләренә 100 дән артык җыр язылган. "Әйтмә син авыр сүз!", "Моңнар кайтсын авылга!", "Әй, Ходай, исәнлек бир!", "Туганнарның кадерен бел!" җырлары берничә ел рәттән Башкортстанда һәм Татарстанда "Ел җыры" исеменә лаек була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз