news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Зуля Камалова вафат булган

Җырчы Зуля Камалова вафат булган
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Австралиядә яшәүче җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова 18 сентябрьдә 55 яшендә вафат булган. Соңгы вакытта ул онкология авыруы белән көрәште.

Җырчының үлеме турында Facebook (Meta корпорациясенеке, Россиядә экстремистик оешма дип табылган һәм тыелган) социаль челтәрендә музыкаль продюсер Александр Чепарухин яза. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«Зуля бүген бездән китте. 55нче туган көннән соң. Соңгы сәгатьләрендә аның белән кызы Зифа һәм ире Эндрю булды. Мин аның белән соңгы тапкыр узган атна башында сөйләштем. Ул санаулы көннәре калуын аңлады, ләкин могҗизага өметен өзмәде», – дип яза Чепарухин.

55 яшьлек туган көнендә, 8 августта, Зуля Камалова онкология авыруыннан дәвалануын үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итте, хастаханә палатасыннан фото күрсәтте. Ул экстрен операция кичерүен һәм метастазлар белән көрәшүен әйтте. «Гафу итегез, начар хәбәрләр, фараз өметләнерлек түгел», – дип язды ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100