Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җырчы Зәринә Хәсәншина: Татарстанның киләчәге аның халкыннан тора
Танылган җырчы Зәринә Хәсәншина «Болгар радиосы» радиостанциясендә узган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында кунакта булды. Эфир кысаларында ул һәр татарстанлы өчен сайлауларның мөһимлеген искәртеп үтте. Үзе исә, бүген Балык Бистәсе районында, туган авылында тавыш бирәчәген искәртте.
«Татарстанның киләчәге аның халкыннан тора. Без бер-беребезгә, җитәкчелеккә терәк булырга тиешбез. Бер-беребезне аңлашып, үз бурычыбызны матур итеп үтәргә тиешбез. Әлбәттә, безне беркем дә мәҗбүр итми, ләкин һәрбер кешенең бу үз күңелендә булырга тиеш», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз