Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җырчы Венера Шәмиева «Тәртип» радиосында яңа тапшыру алып бара башлый
«Тәртип» радиосы хезмәткәрләре яңа тапшырулар белән таныштырды.
«Тәртип» радиосының баш мөхәррир урынбасары Ләйлә Гыймадиева радиода бу сезонда җырчы, өч бала әнисе Венера Шәмиеваның «Җанашым - җан ашым» дигән яңа тапшыруы чыга башлаячагын әйтте. Җырчы тапшыруның алып баручысы һәм авторы.
«Тапшыру тиздән эфирга чыгачак. Ул гүзәл затларыбызга багышлана. Тапшыруда хатын-кызларны борчыган сорауларга җавап эзләячәкбез», - диде ул «Татар-информ»да узган «Үз илемдә – үз көем» җыр бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында.
Ләйлә Гыймадиева «Мәгърифәт нуры» тапшыруы да бу сезонда чыга башлаячагын әйтте. «Ул вакытлыча туктап торган иде, быел без аны яңартып җибәрәбез. Бу тапшыру мәгариф, сәләтле педагоглар, укучыларга багышлана. Узган сезонда «Халык ядкярләре» дигән тапшыру чыга башлады. Аның авторы, алып баручысы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы-галимә Фәнзилә Җәүһәрова. Тапшыру йолаларыбыз, фольклор иҗатына багышлана», - ди ул.
«Инсафлының теле саф» тапшыруы да узган сезонда чыга башлаган иде. Аны Тел галиме, профессор Рүзәл Йосыпов алып бара. Аның әйтүенчә, тел үзеннән-үзе бозылмый, бу телдә аралашучылар телне боза. Аның сафлыгын сакларга тиеш булган язучылар, укытучылар зур өлеш кертергә тиешләр, дип әйтә. Рүзәл абый конкрет мисалларга таянып, тел бозылу очракларын халыкка тәкъдим итә һәм дөрес итеп сөйләшергә өйрәтә», - диде ул.
Шулай ук узган сезонда Татарстан дәүләт архивы материалларын «Тәртип» радиосына тапшырганнар. «Архив материалларын тәртипкә салу эше бара, без аларның өзекләрен бирә башладык: төрле радиоспектакльләрдән өзекләр, җырлар кулланабыз. Шушы архив материалларына нигезләнгән әдәби-музыкаль композицияләр чыга башлады. Без әдәби әсәрләрне дә шушы архивтан алып, тыңлаучыларыбызга тәкъдим итәбез», - диде Ләйлә Гыймадиева.
«Радиобызның төп бизәге - җырлар булса да, телебез, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз, мәдәниятне саклауга юнәлдерелгән тапшырулар - радионың аерылгысыз өлеше. Узган елны «Тәртип» радиосында 33 сәхифә һәм тапшыру дөнья күрде. Шөкер, тапшыруларыбыз елдан-ел байый, камилләшә бара. Архивта дистәләгән тапшыру үз вакытын көтә. Бу сезонда кайбер тапшырулар туктап торачак. «Тәртипле иртә» тапшыруы үз эшен дәвам итә, узган сезонда 202 тапшыру дөнья күргән, анда 250дән артык кунак килгән булган», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз