Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җырчы Тимати «Мәскәү-Татарстан күпере» яшьләр форумында катнашучылар белән очрашачак
Тимати (Тимур Юнысов) «Мәскәү-Татарстан күпере» яшьләр форумы кунагы булачак. Форум катнашучылары белән очрашу 8 апрельдә Финанс университетында үтәчәк. Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
«Бу кешене таныштырып торырга кирәкми. Уңыш казанган артист, продюсер һәм эшмәкәр. Ул шулай ук «Мәскәү — Татарстан күпере» яшьләр форумы кунагы да», диелә вәкиллекнең телеграм-каналында.
Форумда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
«Мәскәү-Татарстан күпере» форумы – яшьләрнең дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашу мәйданчыгы. Катнашучылар үз тормышы һәм уңышка ирешү юллары турында сөйли, яшьләргә һөнәр сайлау һәм куелган максатларына ирешү өчен киңәшләр бирә.
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз