news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Татьяна Буланова: Казанга барган саен аңа күбрәк сокланабыз

Җырчы Татьяна Буланова: Казанга барган саен аңа күбрәк сокланабыз
Фото: © «Татар-информ», Надежда Гордеева

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган бәйрәм концерты хедлайнеры, Россиянең атказанган артисты Татьяна Буланова үзенең чыгышы алдыннан «Татар-информ» хәбәрчесе Чулпан Шакировага интервью бирде. Җырчы Татарстан башкаласыннан алган җылы тәэсирләре турында сөйләде һәм иҗади планнары турындагы сорауларга җавап бирде.

Аның сүзләренә караганда, күптән түгел «Яңа дулкын» фестивалендә катнашканнан соң, Казанга кайтуы аның өчен аеруча дулкынландыргыч булган. Буланова мондый масштаблы вакыйгага чакырылу аның өчен зур мәртәбә булуын билгеләп үтте.

«Элегрәк концертта мин Казанга, шәһәрнең төзеклегенә, матурлыгына сокланам, дип әйткән идем. Безне Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итәргә чакыруларына мин бик шат», – диде артист.

Шул ук вакытта Буланова билгеләп үткәнчә, Казан үзенең тәртиплелеге белән аны сокландыра һәм елның теләсә кайсы вакытында гүзәл булып кала. «Сезгә бу шәһәрдә яшәвегез белән бәхет елмайган. Миңа калса, бу зур горурлык. Без монда кышын да булдык. Кар өемнәре юк иде, бөтен җирдә чисталык иде. Җәй көне Казан искиткеч. Казанга барган саен күбрәк сокланабыз», - диде җырчы.

Милли колоритка килгәндә исә, татар ашларыннан Татьяна Буланова чәкчәкне билгеләп үтте, әмма диета аркасында башка ризыкларны кабып карый алмавын әйтте.

Республика көненә багышланган концертындагы чыгышында Буланова тамашачыга хитларын башкарачагын вәгъдә итте. «Бүген яңалыклар булмаячак, әмма тулаем алганда, хәзер яңа материал да яздырам дип әйтәм алам. Тагын хитлар булыр дигән өмет бар», – диде җырчы.

Интервьюны Татьяна Буланова Татарстан халкына һәм кунакларына теләкләр белән тәмамлады: «Мин барыгызга да мәхәббәт, сәламәтлек, бәхет, тыныч күк йөзе, иминлек, тыныч тормыш теләр идем», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot