Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җырчы Салават Миңнеханов быелгы хаҗны оештыручыларга рәхмәт әйтте
Кичә Мәккәдә Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин Татарстан хаҗилары белән очрашты. Очрашуда җырчы Салават Миңнеханов та катнашты. Ул үзенең хаҗ сәфәре турында сөйләде, дип хәбәр итә «Ислам башкаласы» телеграм-каналы.
«Без ахыргача хаҗ ачылыр дип көттек. Акча бер юлламалык кына иде. Быел хаҗиларны кабул итәчәкләре билгеле булгач, хатыным Гүзәлгә берүзеңне генә җибәреп булмас, шуңа күрә без бергә барабыз, дип әйттем», – диде Миңнеханов.
Җырчы сүзләренчә, хаҗ югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Дин тотучыларның иминлеге өчен аларны күпсанлы профессиональ медиклар озатып йөрде, дип билгеләп үтте ул.
«Балалар лагерьларында әйдаманнар юнәлеш биреп торган шикелле безгә юнәлеш күрсәтеп торган җитәкчеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Сабырлыгыгыз өчен рәхмәт, чөнки монда һәркемнең үз холкы», – дип өстәде ул.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстаннан хаҗга республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге 810 кешедән торган төркем китте. Россиялеләр быелгы хаҗда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Согуд Гарәбстаны җитәкчелеге килешүе нигезендә катнаша.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз