news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Руслан Закиров: Хәзерге җырлар да яхшы, әмма миңа элеккеләре якынрак

Җырчы, Казан дәүләт консерваториясе мөгаллиме Руслан Закиров рольләре, эстрада, сәхнә турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Җырчы Руслан Закиров: Хәзерге җырлар да яхшы, әмма миңа элеккеләре якынрак
Фото: © "Интертат", Ралинә Хәбирова

«Мин Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясендә күп кенә спектакльләрнең төп рольләрендә уйнаган идем. «Түләк» операсында Түләкнең антагонисты Сартлан ролен, «Моя прекрасная леди» опереттасында төп рольне башкардым. Хәзер Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Йосыф — Зөләйха» спектакле бара.

Репертуарымда иң яраткан җыр — Рөстәм Яхинның «Бер генә сүз» әсәре. Күбесенчә классик җырларны җырлыйм, мин эстрада кешесе түгел. Вакыт үтү белән танылган җырлар йөрәк түремдә ята. Хәзерге җырлар да яхшы, әмма минем йөрәккә тегеләре якынрак.

Хәзер сәхнәдә регалияләргә генә корылган абсолют хөрмәт юк кебек. Сирәкләр генә белгән яшь артистлар кайбер әйберләрне югары дәрәҗәдә эшлиләр. Аларның тәвәккәллеге булмаса, регалияләр доминациясе булса, болар барып чыкмас иде. Дөнья мәдәниятенә карасак та шулай. Кайберәүләр махсус белеме булмаган килеш тә эшлиләр, соңыннан гына белем алганнары да күп. Кемгәдер сүз белән генә әйтеп була, тиз арада отып ала. Ә кайберәүләргә авыр ул, җырлап бирү кирәк. Кемнеңдер тавышы шундый матур, үзе шундый ялкау да. Ә кемдер эше белән алып бара», – ди ул.

Руслан Закиров белән «Интертат» сайты өчен Ралинә Хәбирова сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot