Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җырчы Ренат Ибраһимовның улы Солтан: Әтиемнең эшен һәм фамилиясен дәвам итәм
Казанда «Идел» XV халыкара татар-башкорт җыры юбилей фестиваленең гала-концерты узды. Бәйрәм тамашасында узган 15 елда җиңү яулаган 20дән артык лауреат һәм жюри әгъзалары чыгыш ясады. Кичәнең махсус кунагы Солтан Ибраһимов булды.
Солтан – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, күп еллар фестивальнең жюри рәисе булган Ренат Ибраһимовның улы. Солтан Ибраһимов концертта тамашачыларга «Ай, былбылым» татар халык җырын бүләк итте.
«Мин Казанга һәрвакыт бик шатланып, җылы хисләр белән кайтам. Монда мине җылы кабул итәләр, халык яратуын сизәм», – дип уртаклашты җырчы.
«Татарстанда минем әтиемне һәрвакыт яраттылар, халыкка аның юлын дәвам итүем бик ошый»
Солтан, сез татарча җырларны бик матур башкарасыз, тормышта сирәк булса да татарча аралашасызмы?
Кызганыч, мин татар телен начар беләм. Безгә Татарстанда озак яшәргә туры килмәде. Миңа 3 яшь булганда без Казаннан киткәнбез. Шул вакыттан бирле мин я чит илдә, я Мәскәүдә яшәдем. Шуңа күрә татарча сөйләшергә туры килмәде.
Казанда, үзегезнең туган шәһәрегездә чыгыш ясаганда нинди хисләр кичерәсез?
Хисләр искиткеч. Туган ягыңда чыгыш ясау мөмкинлеге булганда күңел җилкенә. Монда, кызганыч, әлегә сирәк чыгыш ясыйм, ләкин Казанга кайту минем өчен, әлбәттә, һәрвакыт зур шатлык. Чөнки туган йөзләрне күрү, татар рухын тою күңелгә һәрвакыт рәхәтлек бирә. Иң көчле алкышлар һичшиксез Казанда яңгырый, синең җырлавыңны ошаткан кешеләрдән җылы сүзләр ишетү күңелне тагын да күтәрә.
Казанда еш буласызмы?
Казанда бик еш булмыйм. Ләкин монда кайткан саен рәхәт, бик җылы кабул итәләр. Яшерен-батырын түгел, мин әтиемнең эшен дәвам итүче. Ибраһимовлар фамилиясен дәвам итүче. Татарстанда минем әтиемне һәрвакыт яраттылар, аның иҗатын һәрвакыт хөрмәт иттеләр. Һәм, әлбәттә, халыкка минем аның юлын дәвам итүем бик ошый. Эшем дә уңышлы килеп чыга кебек.
Мин татарча җырлар да башкарам. Әлеге фестивальдә дә «Ай, былбылым»ны җырладым. Ләкин нигездә, әлбәттә, русча җырлыйм, чөнки күбрәк Мәскәүдә чыгыш ясыйм. Тыңларга татар аудиториясе булса, мин татар җырларын бик теләп башкарам. Мәскәүдәге Сабантуйда да еш кына татар җырлары белән чыгам, бик яратып кабул итәләр.
Ренат Ибраһимов, 2017 ел
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Хәзерге вакытта тормышта нәрсә белән шөгыльләнәсез?
Нигездә музыка белән шөгыльләнәм, иҗади яктан үсәргә тырышам. Үз альбомымны, үз музыкамны язарга планлаштырам. Кемнеңдер җырларын гына башкарып калмыйча, үземнең иҗат юнәлешемне табасым килә, тыңлаучылар сине ниндидер үз җырың белән истә калдырсыннар иде дигән теләк белән яшим.
Сезгә нинди юнәлеш якынрак?
Эстрада, әлбәттә. Эстрада – безнең рус эстрадасы, классик эстрада. Якын арада үземнең шәхси альбомымны булдыру турында уйлыйм, анда барлык җырларымны бергә туплыйсым килә.
Әлеге альбомга татар җырлары керәчәкме?
Бу турыда әле уйламадым. Миңа калса, альбомны берничә өлешкә бүлергә була. Һәр өлештә аерым бер телдәге музыка һәм аерым бер жанр җырлары булачак.
Фото: © «Татар-информ»
Ә Казанда концерт кую турында уйламыйсызмы?
Бу хакта еш уйланам, фикерләшәбез. Мөгаен, булыр. Чөнки мин төгәл беләм: Казанда мине һәрвакыт иң зур шатлык белән каршы алачаклар.
Сез «Идел» татар-башкорт җыры фестиваленең махсус кунагы буларак чыгыш ясадыгыз. Әлеге чарага чакыруны ничек кабул иттегез?
«Идел» фестиваленә мине инде икенче тапкыр чакырдылар. Беренче тапкыр Уфага барган идем. Ул вакытта Уфаның үзенә дә беренче килүем иде. Минем өчен шәһәр дә, фестиваль дә зур ачыш булды. Әлеге бәйгенең идея авторы һәм оештыручысы Лилия Бадамшинага зур рәхмәт җиткерәсем килә. Барысы да бик кызыклы, эчтәлекле, музыкаль яктан бик талантлы катнашучылар. Мондый матур фестивальдә җырлау мөмкинлеге булдырулары өчен рәхмәт.
Рәхмәт сезгә, уңышлар телибез!
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз