news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Ренат Ибраһимов белән хушлашу мәрасиме Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узачак

Җырчы Ренат Ибраһимов белән хушлашу мәрасиме Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узачак
"Татар-информ" архивы

Кичә вафат булган татар җырчысы, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов белән хушлашу мәрасиме бүген, 15 майда, 15.00 сәгатьтә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәү Җәмигъ мәчете Выползов тыкрыгы, 7нче йорт («Тынычлык проспекты» метро станциясе) адресы буенча урнашкан.

Соңрак, 17.00 сәгатьтә, шунда ук җеназа намазы укыячаклар.

Артистны Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендәге Волков зиратында мөселманнар өчен билгеләнгән участокта җирләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100