news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Раяз Фасыйхов: Мин балалар белән бер дулкында

Җырчы Раяз Фасыйхов ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафон кысаларында «Болгар» радиосы студиясендә барган тапшыруда катнашты. Биредә ул кызы Венера, улы Рамазан белән үзләренең гаилә гимнын башкарды.

«Балаларның кечкенә чаклары бик сагындыра. Балалар үскән саен, картайганыңны аңлыйсың, диләр, мин үземне олыгайган кебек тоймыйм. Алар белән мин бер дулкында, алар белән аралашу миңа рәхәт», – диде Раяз Фасыйхов.

Ул үзләренең гаилә традицияләре булуын да әйтте. Балалары үсмер чорда булып, үзе әле чагыштырмача яшь булуына сөенүен дә сөйләде. «Люциямне, балаларымны бик яратам. Миңа 41 яшь, балаларга 16 һәм 13 яшь. Аллаһка шөкер, балаларны вакытында тапканбыз. Аларның җиңүләренә, уңышларына сөенеп, башлы-күзле итәргә язсын», – дигән теләктә калды җырчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100