news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Ольга Серябкина: Казан – җир йөзендәге иң матур шәһәрләрнең берсе

Казан – җир шарындагы иң матур шәһәрләрнең берсе, ул 1 марттан 8 мартка кадәр узачак БРИКС илләре матурлык бәйгесендә катнашучыларда онытылмас тәэсир калдырачак. Мондый фикер белән «Интерфакс»тагы матбугат конференциясендә конкурсның жюри әгъзасы булган җырчы Ольга Серябкина уртаклашты.

«Катнашучылар Казанның матурлыгы белән ләззәтләнергә өлгерерләр дип ышанам. Бу – җир йөзендәге иң яхшы шәһәрләрнең берсе. Казанны бик яратам, анда еш булам. Күпләр өчен Россия Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән ассоциацияләнә. Әмма география киңәя бара, һәм Казан барлык матур кешеләрне җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк», – дип ышаныч белдерде башкаручы.

Казандагы БРИКС илләре матурлык бәйгесе Россиянең күп кенә чибәр хатын-кызлары өчен илһам чыганагы булачак, дип ышана Серябкина.

Болардан тыш, артистка конкурс чараларының берсендә концерт белән чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot