Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җырчы Марат Фәйрушин: Татарстаныбыз гөрләп торсын!
Җырчы Марат Фәйрушин «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонына «Болгар» радиосы студиясеннән кушылды. «Татарстаныбыз гөрләп торсын!» – дигән теләген җиткерде.
«Татарстанны, Түбән Каманы, Чаллыны яратам. Әлбәттә, Казанны бик яратам, монда укыдым, монда студент елларым, яшь чакларым узды. Барлык ватандашларга, милләттәшлеребезгә бәхетле тормыш теләп калам. Чәчәк атсын Татарстаныбыз!» – дип теләде Марат Фәйрушин.
Студиядә ул «Шушы яктан, шушы туфрактан без» җырын башкарды.
Бүген «Яңа гасыр» телеканалында 14 сәгатьлек телемарафон бара. Ул 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Студиягә җәмәгать, сәясәт эшлеклеләре, җырчылар, хезмәт династияләре, «Күрше фест» проектында катнашучылар һәм башкалар килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз