news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Ленур Биктимеров: Җырның сүзләрендә ниндидер мәгънә ятарга тиеш

Махсус хәрби операция ветераны, җырчы Ленур Биктимеров иҗат турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Җырчы Ленур Биктимеров: Җырның сүзләрендә ниндидер мәгънә ятарга тиеш
Фото: «Татар-информ»

«Гадәттә, җырчылар авыл, районнарда концерт куеп башлыйлар. Ә мин, киресенчә, Казаннан башладым. Мин «риск»ка бардым. Казанда концерт куйганнан соң шаккатым. Октябрьдән бирле республиканың төрле төбәкләрендә 60-70 концерт куйганбыздыр. Казанда куйдык та, 10 көн ял иттек тә, чыгып киттек. Хәзер әзрәк ияләнә башладык инде. Мин үземне җырчыга санамыйм бит. Шуңа күрә халыкның йөрүе кызык булды.

«Матур җырлыйсың», – диләр иде кайбер кешеләр. Мин уйлый идем: «Бу баланың күңеле булсын өчен генә әйтәләрдер инде», – дип. Ә хәзер андый сүзләр күп ишетелә башлагач, бәлки, чынлап та, халыкка минем җырлау ошыйдыр, дигән фикер туа башлады. Үземне Филүс Каһиров, Раяз Фасыйховлар белән чагыштырмыйм. Чөнки мин алар янында үземне җырчы дип санамыйм. Җырлап йөрүче дип саныйм.

Җырларның башта сүзенә карыйм. Ул сүздә ниндидер мәгънә ятарга тиеш. Ачык түгел. Җырлап бетергәч кенә җырның мәгънәсен аңларга тиеш кеше. Бар бит әле шундый җырлар: «Мин сине озатырга дип килгән идем. Син борылып кереп киттең», – дигән. Андый туры мәгънәле шигырьләрне яратмыйм. Күп җырларымда катлаулы сүзләр яңгырый. Ахырдан гына көенә игътибар итәм. Көендә бүтән җырга туры килмәгән ноталар ятарга тиеш», – ди ул.

Ленур Биктимеров белән «Интертат» сайты өчен Милена Новикова сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot