news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Лэйна Россия Президенты сайлауларында күзәтүче статусында катнаша

Җырчы Лэйна Россия Президенты сайлауларында күзәтүче статусында катнаша
фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Лэйна Россия Президенты сайлауларында күзәтүче статусында катнаша. «Миңа Казанның 80нче мәктәбендәге сайлау участогында эшләргә туры килде. Мин монда барысы белән дә дуслашып беттем. Эшләүчеләр белән дә рәхәтләнеп аралаштым, тавыш бирергә килүчеләрне җыр белән каршы алдым», – дип аңлатты ул ТНВ телеканалы үткәрә торган «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафонында.

«Мин үзем теләк белдердем һәм Иҗтимагый палата миңа блогер-күзәтүче статусы бирде. Өлкәнәйгәч үземнең 2024 елгы сайлауларга катнашым барлыгын хатирәләр итеп искә алырмын», – дип сөйләде Лейна.

«Мәктәп директоры да минем кебек Кукмара кешесе булып чыкты. Без аның белән монда да, тегендә дә сөйләштек. Төрле темаларга аралаштык», – диде ул.

Онлайн-марафон «Гаилә белән сайлыйбыз!» дип аталганга алып баручылар Лейнадан булачак тормыш иптәше турында да сорадылар. Лейна өчен булачак иренең беренче чиратта патриот булуы мөһим. Аңа иренең татар яки рус булуы әһәмиятле түгел. «Иң мөһиме – ул мине яратсын һәм миңа терәк булсын. Үз-үземне төшереп йөрмәм бит инде, мине ул төшерсен», – диде Лейна көлеп.

Җырчы 3 балалы тату гаилә турында хыяллана. «Әни миңа җырлый башлагач җырлама дигән иде. Ә минем балалар теләсәләр җырласыннар, биесеннәр, нәрсә ошый шуның белән шөгыльләнсеннәр», диде ул.

Фото: © марафоннан скрин

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100