news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Иркә ире Артур Шабакаевны махсус операциягә озатты: Кайтам, дип вәгъдә бирде

«Повестка ике көн элек килде. Әзерләнергә бер көн вакыт бирделәр», - диде артист.

Җырчы Иркә ире Артур Шабакаевны махсус операциягә озатты: Кайтам, дип вәгъдә бирде
Зилә Мөбәрәкшина

Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссариатында егетләрне җыелу пунктына озаттылар. Ирен озатырга дип Татарстанның атказанган артисты Иркә дә килгән иде.

«Повестка ике көн элек килде. Әзерләнергә бер көн вакыт бирделәр. «Кайтам», - дип вәгъдә бирде. «Кайтам», - дигәч, ышанып торабыз инде. Җиңел түгел. Туганнарыбыз да озатырга килде. Аларны кунак иттек, үзенчә бәйрәм ясадык. Артур безгә борчылуын күрсәтмәде, аның да борчулары бардыр. Әмма без аны сизмәдек», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Иркә әйтүенчә, алар ире белән ун елдан артык бергә. «Тәмле әйберләр пешердем. Артурның әнисе дә килде. «Бәлки, китмәскә берәр җаен табарбыз?» – дигәч тә, «ир-ат сүзе бер була, хатын кысылма инде», - диде. Мин дәшмәскә булдым. Безгә көчне Аллаһы Тәгалә бирә. Артур үзе дә намаз укый. Ир-ат кешенең көчле булуы менә шундый вакытларда сынала», - диде ул.

«Артур безгә борчылырга да, еларга да вакыт бирмәде. Һәрвакыт күңелне күтәрде. Моңсуланмадык. Белгән догаларымны укыйм, хәзрәт тә безне тынычландырды, аның белән дә сөйләштек», - дип сөйләде Иркә.

Иркәнең ире Артур Шабакаев барысы да яхшы булачагына өметләнә. «Ничек җиңел китәсең, шулай ук җиңел әйләнеп кайтасың. Үзебез белән медикаментлар, термокиемнәр, төймәле кесә телефоны алдык», - диде ул.

Хәрби комиссариаттан солдатларны озату турында репортаж «Интертат» сайтында чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100