news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Илүсә Хуҗина «Татарча диктант» язарга әнисе белән бергә килгән

Җырчы Илүсә Хуҗина «Татарча диктант» язарга әнисе белән бергә килгән

Опера җырчысы Илүсә Хуҗина дөнья күләмендәге «Татарча диктант» акциясендә катнашты. Казанда КФУ бинасындагы мәйданчыкта ул әнисе белән бергә диктант язды.

«Казанда икенче тапкыр язам. Гадәттә, «Татарча диктант» көнне мин нинди дә булса илдә була идем. Җаема карап, онлайн булса да диктантны язарга тырыштым. Монда килеп язу исә күпкә күңеллерәк», – диде җырчы.

Ул текстны авыр булмады дип бәяләде һәм хис-кичерешләре белән бүлеште.

«Текст бик авыр булмады. Тирән мәгънәле, матур һәм заманча өзек булды. Ике ел элек авыррак булды дип истә калган. Диктантны мәктәп чорында гына яза идек. Шуңа күрә балачак хисләре дә яңара. Күптән күрмәгән танышларны очрату өчен дә әйбәт мөмкинлек. Камил татар телен ишетү дә күңелгә рәхәт», – дип сөйләде Илүсә Хуҗина.

Илүсә әнисе белән бергә акциянең дәвамлы булуын теләделәр. «Оныкларыбызны да алып килер идек», – диде Илүсәнең әнисе.

«Бергә әле диктант язган юк иде. Безнең өчен «культпоход» булды. Киләчәк буын да шушы акциягә кушылып, бу традицияне дәвам итсен иде. Оныкларыбызны да алып, гаиләбез белән килер идек. Без гаиләдә татарча гына сөйләшәбез», – диде әниле-кызлы Хуҗиналар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100