news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы ИлСаф: «Мин яратам сине, Татарстан» дип әйтү өчен сәбәпләр бик күп

Җырчы ИлСаф: «Мин яратам сине, Татарстан» дип әйтү өчен сәбәпләр бик күп
Телемарафоннан скриншот

Татарстанның халык артисты ИлСаф «Болгар радиосы» радиостанциясендә узган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында булды. «Мин яратам сине, Татарстан», – дип әйтү өчен сәбәпләр бик күп», – дип белдерде ул эфирда Татарстанның төрле өлкәләрдә үсеше турында фикерләре белән бүлешеп.

«Икътисад ягыннан бик зур үсеш сизелә, юллар, социаль объектлар – мәктәпләр, балалар бакчалары. Безгә кагыла торган мәдәният йортлары бигрәк тә, кая гына барып керсәң дә җылы, матур – рәхәтләнеп җырла, рәхәтләнеп аралаш. Искиткеч матур җирдә урнашкан республикабыз, кешеләре, табигате бик матур, мине һәрвакыт горурлык хисе яулап ала, бүген бигрәк тә. Тормышыбыз шундый матур булган өчен, киләчәгебез тагын да яктырак булсын өчен тавышыбызны бирик», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot