news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Илнат Фәрхуллин: Татарстан күп яклап үрнәк

Җырчы Илнат Фәрхуллин: Татарстан күп яклап үрнәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллин «Болгар радиосы» радиостанциясендә узган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында катнашты. Эфирда ул җырлар башкарды һәм республика үсешенә карата үзенең фикерләре белән уртаклашты.

«Быел октябрьдән башлап май аена хәтле гастрольләр графигында 98 концерт булачак. Бу – 100 дән артык шәһәр, дистәләгән төбәктә булабыз дигән сүз. Мин үземне Татарстанда тууым белән бәхетле дип саныйм, чөнки күп йөрибез, төрле шәһәрләрне күрәбез дә, еш кына – ә монда болайрак икән, бездә 20 ел элек шулай иде бит инде, нишләп монда һаман шундый хәл икән дип уйлыйм. Татарстан – күп яклап үрнәк. Барлык өлкәләр дә үзенчә күңелгә якын, ә Татарстан инде ул йөрәк түрендә, ул йөрәкнең яртысы», – дип белдерде җырчы.

news_right_1
news_right_2
news_bot