news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Илнат Фәрхуллин: Русча җырлап карагач, татар акцентымнан көлделәр

«Мин авыл баласы, рус телен татарча өйрәндем. Рус телле аудитория өчен эшләү балачак хыялы иде», - диде ул.

Җырчы Илнат Фәрхуллин: Русча җырлап карагач, татар акцентымнан көлделәр
Владимир Васильев

Автор-башкаручы Илнат Фәрхуллин рус телендә җырлый башлагач татарча акцентын тәнкыйтьләүчеләр булган.

«Рус телле аудитория өчен эшләү балачак хыялы иде. Мин һәрвакыт үземне никадәр дәрәҗәдә эшлим алам икән дип, сынарга яратам. Берничә рус җырын чыгаргач, татарча акцент бар дип, көлүчеләр, тәнкыйтьләүчеләр булды. Мин авыл баласы, рус телен татарча өйрәндем. Бирешмәдем, «ярый, икенче җыр яхшырак булыр» дип, азартка кереп киттем. Татарча да, русча да җырлар яздырырга тырышам», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, русча җырлар башкара башлагач, концертка рус телле тамашачы килгән. «Мәҗлесләрдә русча гына җырларга чакыручылар бар. Рус кешеләре татарча җырлавымны да сорый башлады, яраттылар. Алга таба да ике телдә иҗат итүемне дәвам итәчәкмен», - диде җырчы.

Илнат Фәрхуллин рус җырларын интернет киңлекләрендә, социаль челтәрләрдә популярлаштыруын әйтте. «Акчалар түләп, рекламалар биргән юк. Бер атна элек Мәскәүдән шалтыраттылар. Июль аенда «Хулиганка» дигән җырым белән федераль каналга бер тапшыруга чакырдылар. Берәрсе шаярадыр инде дип уйладым башта, ышанмадым. Тапшыру турында эфир булгач сөйләрмен», - диде ул.

Җырчы ел ярым эчендә 30га якын җыр иҗат итүен әйтте. Казанда, Уфада сольный программа тәкъдим иткән. «Хәзерге вакытта 21 октябрьдә «Пирамида»да узачак концертыма әзерләнәм. Алга таба концертларымны Татарстан районнарында да күреп булачак», - диде Илнат Фәрхуллин.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100