news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Ильмира Нәгыймовага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

Җырчы Ильмира Нәгыймовага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җырчы Ильмира Нәгыймовага «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Тиешле указны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Җырчы музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен билгеләп үтелгән.

Шул ук указ белән эстрада, театр һәм академия сәнгатенең башка вәкилләре дә югары исемгә лаек булды.

Музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен шулай ук:

Ришат Фазлыйәхмәтов – җырчы;
Зөлфәт Фәхретдинов – артист-вокалист (солист);
ТР Дәүләт академия симфоник оркестры артистлары: Наталья Антонова, Дмитрий Любавин, Җанбәк Монасыйпов, Максим Монасыйпов, Олег Мороз һәм Николай Усанов;
Ренат Закиров – Казан музыка көллиятенең «Яңа музыка» яшьләр симфоник оркестры артисты.
Гадел Низаметдинов - «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт ансамбле оркестры артисты;
Сергей Русских – ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәдәни үзәге музыканты.

Театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен:

Евгений Быльнов һәм Виталий Дмитриев - Казан дәүләт яшь тамашачы театры артистлары;
Айгөл Сәгыева – Буа дәүләт драма театрының драма артисты.

Хореография сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен:

Дамир Габбасов - «Казан» бию ансамбленең балет артисты;
Владислав Уткин -Т атарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты.

news_right_1
news_right_2
news_bot