news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы һәм шагыйрь Георгий Ибушевның 40 еллык сәхнә иҗатына багышланган концерт булды

Җырчы һәм шагыйрь Георгий Ибушевның 40 еллык сәхнә иҗатына багышланган концерт булды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казандагы Габдулла Тукай исемендәге Әдәби музейда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның концерт кичәсе булып узды. Җырчының бенефисы аның 40 еллык сәхнә иҗаты юлына багышланды.

«Бүгенге концертым — үземне янә бер кат күрсәтү. Минемчә, бик яхшы килеп чыкты, дип әйтсәм дә ялган булмас. Залда бик җылы атмосфера иде. Чыннан да монда төрле темалар күтәрелде, авылга да, сәнгатькә дә игътибар бирелде. Хәзерге чорны карап торганда җиңел генә тоелса да, катлаулы заманда яшибез», — дип белдерде артист «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә.

Концертка килүче тамашачылар арасында танылган актриса Аграфена Васильева да бар иде. Ул да иҗатташ дусты турында фикерләре белән уртаклашты.

«Георгий Ибушевның иҗаты белән мин күптәннән таныш. Миңа Георгийның үзебезнең керәшен җырларын башкаруы бик ошый. Һәм шул ук вакытта бит әле ул рус, татар һәм чит ил авторларының да җырларын башкара. Менә без авылдан чыгып шәһәргә килгән балалар. Ә Казан сәхнәләрен шаулатып-гөрләтеп гомер итәбез. Ибушевның төрле жанрда, төрле характерда җырлар башкаруы да — үзе бер горурлык», — дип сөйләде ул.

Әңгәмәдәш шулай ук сәхнәдәшенә теләкләрен дә әйтеп үтте. «Георгийга Тукай премиясен алу насыйп булсын. Саулык-сәламәтлек, иминлек телим», — диде ул.

Концерт барышында тере музыка яңгырап торды. Георгий Ибушев — баяннарда һәм пианинода уйнаган аккомпаниаторларының җыр-моңнарына кушылып җырлады.

«Менә мин күзәтеп барам, чын югары сәнгать булган концертларга кеше күп йөрми. Рестораннардагы җырчыларга, төрле шоу күрсәтүче эстрадага өерелеп йөриләр. Бездәге генә проблема да түгел инде бу, бөтен илдә шулайдыр, дип уйлыйм. Шулай да, үзебезчә тере тавыш, тере музыка белән җырлау бөтенләй башкача», — ди Ибушев.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
news_right_1
news_right_2
news_bot