Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җырчы һәм шагыйрь Георгий Ибушев 40 ел сәхнәдә: Тукай премиясен алу насыйп булсын
Казандагы Габдулла Тукай исемендәге Әдәби музейда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның концерт кичәсе булып узды. Тулырак бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе күзәтүендә.
Тулы зал, шигырьләрдә – авылга мәдхия: «Казан сәхнәләрен шаулатып-гөрләтеп гомер итәбез»
Җырчы һәм шагыйрь Георгий Ибушевның бенефисы аның 40 еллык сәхнә иҗаты юлына багышланды.
«Иң башта мин Георгий Ибушевтан сорадым, ничек сезне таныштырыйм һәм игълан итәргә, дип. Ул шуннан Тукай музеенда – Георгий абый, дип кенә әйтергә кушты. Бүген чыннан да җыр-моң бәйрәме. Георгий Ибушев безгә төрледән-төрле җырларын башкарачак. Ул без кечкенә чакта җырланган җырлар да, яшь чакта тыңлаган җырлар да булачак», – дип концерт тамашасын ачты Тукай исемендәге Әдәби музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Концерт барышында Георгий Ибушев репертуарындагы төрле җырларны башкарды. Шулай ук аның сәхнәдәш һәм иҗатташ дуслары да чыгыш ясады. Ә ул үзе Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты һәм ТР атказанган артисткасы Гөлнара Байназарова белән дуэт та башкарды.

Концертка килүче тамашачылар арасында танылган актриса Аграфена Васильева да бар иде. Ул да иҗатташ дусты турында фикерләре белән уртаклашты. «Георгий Ибушевның иҗаты белән мин күптәннән таныш. Миңа Георгийның керәшен җырларын башкаруы бик ошый. Һәм шул ук вакытта бит әле ул рус, татар һәм чит ил авторларының да җырларын башкара. Без - авылдан чыгып шәһәргә килгән балалар. Ә Казан сәхнәләрен шаулатып-гөрләтеп гомер итәбез. Ибушевның төрле жанрда, төрле характерда җырлар башкаруы да — үзе бер горурлык», — дип сөйләде ул.
Әңгәмәдәш шулай ук сәхнәдәшенә теләкләрен дә әйтеп үтте. «Георгийга Тукай премиясен алу насыйп булсын. Саулык-сәламәтлек, иминлек телим», — диде ул.
Георгий Ибушев: Мөгез чыгарам дип, җырларны бозмасыннар иде
Концерт барышында тере музыка яңгырап торды. Георгий Ибушев — баяннарда һәм пианинода уйнаган аккомпаниаторларының җыр-моңнарына кушылып җырлады. Ахырдан танылган сәнгатькәр «Татар-информ» хәбәрчесенә фикерләре белән уртаклашты.

«Бүгенге концертым — үземне янә бер кат күрсәтү. Минемчә, бик яхшы килеп чыкты, дип әйтсәм дә ялган булмас. Залда бик җылы атмосфера иде. Чыннан да монда төрле темалар күтәрелде, авылга да, сәнгатькә дә игътибар бирелде. Хәзерге чорны карап торганда җиңел генә тоелса да, катлаулы заманда яшибез», – дип белдерде Ибушев.
«Гомер буена керәшен мәдәнияте өчен җан атып яшим. Мин аны аңлыйм, беләм. Керәшен җырларын яңартып башкаручыларны исем-акылым китеп тыңлыйм. Аларның мелизматикаларын бозып бетереп тә җырлыйлар. Мәсәлән, кызу җырлар өчен темпларын үзгәртеп бетерәләр. Ә алай булырга тиеш түгел. Күптән түгел генә бер җырчы «Безнең ил» җырын башкарды, артистның исемен әйтеп тормыйм – әмма, шаккаттып утырдым. Алай ярамый бит инде, белмисең икән – килеп сора. «Мөгез чыгарам» дип бозарга ярамас иде җырны. Бу җыр безнең визит карточка бит инде. Бездә мелизматика аз җырларда, ләкин басым ясап җырлау бар», – дип ассызыклады әңгәмәдәш.
Шулай ук Георгий Ибушев шигърият, шигырь язу хакында да сөйләп алды.
«Беләсезме, шигырь язам, дип утырып кына иҗат итеп булмый. Алай иткәндә ул шигырь булып та җитешми. Кайвакыт дәртләнеп язасың да, аннан соң тагын бер кат укып карасаң – «өч тиенлек» тә булмый… Шигърият – гаҗәеп нәрсә. Мисал китерсәк: чәй эчеп йөрергә мөмкинсең кухняда, шул вакытта шигъри тәлгәшләрнең башка керүе ихтимал. Аны ничек язылганын аңлатып та булмый. Мин төрле темаларга язам, ләкин лирикмын. Табигать турында язарга яратам. Чөнки нәкъ табигать матурлыкны тоемларга өйрәтә», – дип сөйләде ул.

Тамашачы күбрәк нинди концертларга йөрүен әйтте
Ибушев бүгенге көндәге җыр сәнгате һәм сәхнә сулышы хакында сорауларга да җавап бирде.
«Бер уйлаганда, мин карап торам – халыкка белем һәм әхлак китерә торган концертларга тамашачы азрак йөрү тенденциясе күзәтелә. Күбрәк төрле рестораннардагы концертларга, эстрада ясаган шоуларга ябырыла халык. Бездә генә түгел, бу бөтен Россия буйлап күзәтелгән хәлдер, мөгаен. Без үзебезнең җыр-моңнарга әйләнеп кайтырга тиеш. Хәзер сәхнәне вак-төяк басты… Фонограммага җырлап авыз ачып басып торалар. Ләкин, бу күренештән тиз генә китеп булмас, аның өчен көчле законнар кирәктер. Чын талантлы кешеләргә ярдәм чаралары, аларны күтәрү дә кирәк, дип саныйм», – диде ул.
Шулай ук сөйләшү вакытында әңгәмәдәш теләкләрен дә әйтеп китте.
«Сәхнә – чүп җыелган су өсте шикелле булырга тиеш түгел. Аның һәрвакыт дулкынланып, матур булып торуы зарур. Мин Татарстанның сәхнә сәнгатен һәрвакытта да көчле булуын күрергә телим. Шулай булганда гына халкыбыз зур уңышларга ирешер. Үзенең җырын һәм моңын саклап калыр», – дип билгеләп үтте ул.

Концерт тамашасы тулы зал белән үтте. Георгий Ибушев төрле жанрдагы җырларын җырлады. Соңыннан артистка тамашачылар тарафыннан да сүз алып, рәхмәт ирештерүчеләр булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз