news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Гүзәл Хәсәнова: Татар теле - минем өчен мәхәббәт теле

«Өйдә без татарча гына сөйләштек, җырладык, гел татар музыкасы яңгырап тора иде», - дип сөйләгән ул.

Җырчы, «Яңа Йолдызлар фабрикасы» проекты җиңүчесе Гүзәл Хәсәнова «Мослента» порталына биргән әңгәмәсендә татар теле турында фикерен әйткән.

«Татар теле – музыкаль тел дип саныйм. Әти-әниләр татар музыкасын күп тыңлады, мин шуны тыңлап үстем дип әйтергә була. Ул минем иҗатыма тәэсир итмичә калмады. Туган телем гаиләм белән аралашу теле, мәхәббәт теле. Ул минем өчен бик тәэсирле, мөһим тел. Бу минем балачагым теле», - дип сөйләгән ул.

Ульяновскида туып үскән җырчы өйдә татарча аралашуларын әйткән. «Татарча җырладык, гел татар музыкасы яңгырап торды. Әни йоклар алдыннан миңа догалар укырга өйрәтте. Ул милли ризыклар әзерли иде. Без моннан оялмадык. Без чын күңелдән, зур мәхәббәт белән мәдәниятебезне һәм үз тамырларыбызны белдек, яраттык», - дигән ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot