news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Флера Сөләйманова каберенә таш һәм чардуган быел куелачак

Җырчы Флера Сөләйманова каберенә таш һәм чардуган быел куелачак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанның халык артисты, күренекле татар җырчысы Флера Сөләйманова 2023 елның 14 сентябрендә вафат булды. Җырчыны Курган мөселман зиратында җирләгәннәр иде. Җырчының каберенә таш һәм чардуганның кайчан куелачагы билгеле булды.

«Быел җәен әнинең каберенә кабер ташы һәм чардуган куярга планлаштырабыз, эш алып барыла, проектны тиздән ахырына җиткерербез. Халык, тамашачылар борчылмасын иде», – дип сөйләде җырчының улы Булат Асеев блогер-журналист Фәгыйлә Шакировага.

  • Флёра (Флюра) Зәет (Зыятдин) кызы Сөләйманова – 1939 елның 9 мартында Кама Тамагы районы Иске Барыш авылында туа. Татарстанның атказанган (1983) һәм халык (2006) артисты. Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты (2023). 1955 елда 16 яшендә Казанга килә, киез комбинатында эшли. Максим Горький исемендәге мәдәният йортында эшләүче хорга йөри (хор җитәкчесе – Сара Садыйкова). Концерт бригадасы җитәкчесе, җырчы һәм баянчы Гани Вәлиев яшь Сөләйманованы үз коллективына ала. 1966 елда Казанга кайта, 1971 елдан – Татар дәүләт филармониясе солисты.
news_right_1
news_right_2
news_bot