Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Җырчы, эшкуар Эмин Агаларов кунакчыллык өчен Татарстан халкына рәхмәт әйтте

Азәрбайҗан-Россия эшлекле советы идарәсе рәисе, Agalarov Development президенты Эмин Агаларов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында катнашты. «Татар-информ» хәбәрчесенә ул Казанны искитмәле шәһәр дип атады һәм кунакчыллык өчен рәхмәтен әйтте.
«Мин Казанда бик күп тапкыр булдым. Миңа монда бик ошый. Гадәттә, концертларымны оештырганда монда киләм. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка күптән түгел генә чыгыш ясаган Камал театрының яңа бинасындагы концерт залын мактап сөйләгән идем. Ул – шәһәрнең зур мәдәни өлеше булып тора. Мин илнең бик күп шәһәрләрендә булдым, әмма Казанда барысы да югары дәрәҗәдә. Беренче карашка, миндә бары уңай тәэсирләр генә калды: вокзалдан алып аэропортка кадәр. Татарстанга инвестицияләү мөмкинлеге турында уйланам», – диде Эмин Агаларов «Татар-информ»га.
Фото: © Регина Яфарова
Эмин Агаларов форум кысаларында Ислам Бизнесы Халыкара Ассоциациясе президенты Марат Кабаев белән дә сөйләште. «Татар-информ» әлеге очрашуны видеога төшереп алды.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендәге мәйданчыкта ул спикер буларак та чыгыш ясады. «Казанда яңа объект төзергә ниятем бар, чөнки Татарстан башкаласы – бик перспективалы урын. Фестиваль, туризм, концертлар – төрле юнәлешләрдә эшләп була. Татарстанда зур, тәҗрибәле девелоперлар (күчемсез милек объектларын төзеп бирә, аны контрольдә тота һәм сатарга ярдәм итә торган компанияләр – ТИ) бар. Без инде алар белән сөйләшүләр алып барабыз: эксперименталь әйберләр эшләп карыйсы килә», – дип белдерде ул.
Аның фикеренчә, бүгенге көндә Россиягә ел саен гаиләләр белән килә торган курортлар җитми. «Еш кына россиялеләр мондый ял өчен Төркия һәм Дубайны сайлый», – диде Эмин Агаларов соңыннан журналистларга.
- «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз