news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Эльмира Сөләйманованы Тукай районы Кече Шилнә авылы зиратында җирләделәр

Җырчы Эльмира Сөләйманованы Тукай районы Кече Шилнә авылы зиратында җирләделәр
Гөлназ Хәбибуллина

Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованы Тукай районы Кече Шилнә авылы зиратында җирләделәр.

Җырчы белән хушлашырга аның якыннары, тамашачылары, Кече Шилнә халкы җыелган иде. Кече Шилнә – Чаллыдан 4 км ераклыкта урнашкан һәм меңгә якын кеше яши торган авыл, аның яртысы татарлар, яртысы руслар. Эльмира – Чаллы кызы, ире Дмитрий шушы яклардан булу сәбәпле һәм матур, якты авыл дип, якыннары шушында җирләргә уйлаган.

Эльмираның әнисе оныгы Диана белән

Фото: © Гөлназ Хәбибуллина

Эльмира Сөләйманованы соңгы юлга озатырга ул яшәгән йорт янына да килгәннәр иде. Анда аны алкышлар белән озатып калдылар. Рәсми хушлашу зиратта булды. Зиратта мөселман кануннары буенча җеназа укылды. 

Эльмираның әнисе, энесе Марат, тугызынчы класста укучы кызы Диана зиратка килгән иде. Сигез яшьлек улы Артемны, әнисен исән килеш хәтердә калдырсын дип, әбисе – Эльмираның кайнанасы белән калдырырга уйлаганнар.

Зираттагы хушлашу мәрасимендә аның баянчысы Фәйзелхак Хәлимов, «Барс Медиа» вәкиле, күршесе хушлашу сүзләре әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100