news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Динара Рәхимова: Безнең татар халык җырлары күңелгә үтеп керерлек хисле, моңлы

Соңгы вакытта игътибарны яңа проектлар белән җәлеп итүче татар эстрадасының яшь җырчысы Динара Рәхимова җыр сәнгате, татар җырлары турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Җырчы Динара Рәхимова: Безнең татар халык җырлары күңелгә үтеп керерлек хисле, моңлы
Фото: Динара Рәхимованың шәхси архивыннан

«Безнең татар халык җырлары күңелгә үтеп керерлек хисле, моңлы. Алар чит ил кешеләренең дә йөрәкләрен эретә алырлык. Аларда безнең зур, кабатланмас тарихыбыз, гореф-гадәтләребез чагыла. Хәзерге интернет заманында иҗатыбызның бөеклеген бөтен планетага җиткерү мөмкинлеге бар. Мәдәният – халыкны популярлаштыруның иң популяр инструментларының берсе. Мин татар теленең көченә ышанам. Безнең мәдәниятнең киләчәге һичшиксез зур.

Минем үземнең репетуарымда бик матур татар халык җыры бар инде. Мине балачагыма алып кайта торган җыр. Аны бабаем янында кунак булганда бик еш тыңлый идем. Аны башкарасы килү хыялым чынга ашты. Менә инде 2 ел бу җыр минем репепртуарымда. Алга таба да халык җырларын яздырасым, шул ук вакытта ретро җырларга да мөрәҗәгать итәсем килә. Минем өчен чын күңелдән чыккан, сыйфатлы продукт җитештерү мөһим. Шулай ук җыр телне белмәгән башка халыклар өчен дә аңлаешлы булырга тиеш», – ди ул.

Динара Рәхимова белән «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot