news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина хатын-кызларга ярдәм фонды ачкан

Артист фондта «Әни һәм бала» юнәлешен җитәкли.

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина таныш кызы белән берлектә авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен ярдәм проекты башлап җибәргән.

«Хәйрия концертларында һәрвакыт катнашам. Үземнең дә мөмкинлегем һәм көчем булса, хәйрия фонды, я берәр хәйрия проекты ачып җибәрәм, дигән ниятем бар иде. Күптән түгел бер кыз белән таныштым. Ул нәкъ шундый уйлар белән йөргән. Ул проектны эшли дә башлаган иде. Хәзер без аны бераз үзгәрттек, камилләштердек», - диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында.

«Гадел әңгәмә» тапшыруыннан

Фото: ©Рамил Гали

Аның сүзләренчә, фонд бүген яман шеш белән авыручы хатын-кызга булыша.

«Монда акча җыю булмый. Бу андый хәйрия фонды түгел. Бу авыр хәлдә калган хатын-кызларга ярдәм итә торган фонд. Хәзер минем бик якын дус кызыма ярдәм итәбез. Аның өч баласы бар. Ул яман шеш белән авырый. Аңа психолог, нутрициолог, табиблар ярдәм итә. Аллаһка шөкер, ул инде ярты ел яши, йөри дә башлады», - дип уртаклашты артист.

Дилә Нигъмәтуллина фондта әниләр һәм балаларга кагылышлы юнәлешне җитәкләячәк. «Фондта бик күп юнәлешләр була. Үзем «Әни һәм бала» дигән юнәлеш алып барачакмын. Биредә балалар йортыннан бала алырга теләүчеләргә дә ярдәм итәчәкбез», диде ул «Гадел әңгәмә»дә.

  • Дилә Нигъмәтуллина белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз. Бүген җырчы белән тапшыруның беренче өлеше чыкты. Икенче өлеш бу атнада урнаштырылачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100