news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Булат Бәйрәмов: Сайлаулар – бәйрәм ул

Җырчы Булат Бәйрәмов: Сайлаулар – бәйрәм ул
Туры эфирдан скриншот

Бүген ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауларына багышланган «ТНВ» телеканалындагы «Гаилә белән сайлыйбыз!» марафоны «Болгар» радиосында да дәвам итә. Анда гаиләләре белән татар эстрадасы йолдызлары катнаша. Радиостудиянең чираттагы кунаклары – популяр артистлар Ләйсән Гимаева һәм Булат Бәйрәмов булды. Шулай ук кызлары Таңсылу да биредә иде.

«Эфирдан чыгу белән сайлау участогына китәчәкбез. Паспортларны онытмас өчен, кичә үк әзерләп куйдык. Сайлаулар – бәйрәм ул. Яшәү рәхәт булсын өчен, сайлауларда катнашабыз. Лаеклы кандидатлар җиңәргә тиеш», – диде Булат Бәйрәмов.

Бәйрәмовлар студиягә бәлеш алып килгән иде. Алар әлеге милли ризыкны пешерү дә, сыйлану да гаиләне берләштерүен билгеләделәр.

  • Телемарафон 7.00 алып 20.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Тулаем алганда телемарафон 13 сәгать буена үз эшен алып барачак.
  • Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә иртәнге 7:00 сәгатьтә башланып китте. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.
news_right_1
news_right_2
news_bot