Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җырчы Алсу премиягә татар образында һәм чәкчәк белән килде
Җырчы Алсу РУ.ТВ телеканалының XV премиясе өчен гадәти булмаган образ сайлаган. Аның сүзләренчә, чәкчәкне ул төне буе үзе әзерләгән. Бу хакта «Миллиард.Татар» хәбәр итә.
Алсуның образы «Россиянең мәдәни коды» дресс-кодына туры килә. Ул өстенә чигүле кара күлмәк, өстенә алтын бизәкләр чигелгән калфак кигән. Моның белән ул татар чыгышлы икәнен күрсәтә.
Премия кысаларында Алсу AY YOLA этно-төркеме белән «Зур ил музыкасы» махсус номинациясендә җиңү яулады. Коллектив әлеге премия сәхнәсендә татар һәм башкорт телләрендә җыр башкарган беренче төркем булды – алар Ay, bylbylym җырын башкарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз