news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Алсу: Мин үз чыгышым һәм тамырларым белән бик горурланам

Җырчы Алсу: Мин үз чыгышым һәм тамырларым белән бик горурланам
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда узган «Яңа дулкын» фестивален күзәтү бик күңелле булды. Шәһәр дә, республика да зур горурлык хисе уята. Бу хакта журналистлар белән аралашкан вакытта җырчы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Алсу хәбәр итте.

«Мин үз чыгышым, тамырларым белән бик горурланам. «Яңа дулкын» фестиваленең Казанга килүенә бик шатландым. Анда мин, әлбәттә, туган республикамны тәкъдим иттем. Барысы да бик югары дәрәҗәдә узды, Татарстан башкаласы тагын бер тапкыр үзенең кунакчыллыгын күрсәтте», – диде ул.

Җырчы сүзләренчә, фестиваль кунакларының күбесе Казанда вакытларын күңелле уздырган, истәлекле урыннарны караган һәм татар аш-сулары белән танышкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot