Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җырчы Алсу ире белән милек бүлешү турында судка мөрәҗәгать итте
Россияндә танылган җырчы Алсу (Алсу Сафина) эшмәкәр Ян Абрамов белән бергә яшәгәндә туплаган милекне бүлешү турында судка мөрәҗәгать итте. Бу хакта «РИА Новости» Мәскәү гомуми юрисдикция судлары порталына сылтама белән хәбәр итә. Дәгъва буенча сөйләшү 26 июльгә билгеләнгән.
Агымдагы елның маенда Алсу ире Ян Абрамов белән аерылышу турында гариза язды. Эш карточкасында ул дәгъвачы, ә Ян Абрамов җавап бирүче буларак күрсәтелә. Июнь аенда суд ир белән хатынга татулашу өчен ике ай вакыт бирде.
Бизнесменның вәкиле Денис Архипов РИА Новости агентлыгына белдергәнчә, Абрамов гаиләне саклап калырга өметләнә. Алсу белән Ян Абрамов 2006 елда өйләнешә, аларның өч баласы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз