news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт керәшеннәренең «Кәләем» ансамбле 50 еллык юбилеен бәйрәм итте

Казандагы Җырчы Җәкәү йортында Татарстан керәшеннәре үзләренең культураларын, йолаларын, милли мирасларын даими рәвештә күрсәтеп, төрледән-төрле мәдәни чаралар үткәреп тора.

Әлмәт керәшеннәренең «Кәләем» ансамбле 50 еллык юбилеен бәйрәм итте
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Әлмәт районы Кәләй авылының «Кәләем» халык фольклор ансамбле 50 еллык юбилее концерт форматында оештырылган иде. Ярты гасырлык иҗат коллективы белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Брагина-Исламова җитәкчелек итә. Концертта Кәләй авылы турында һәм аңа хас булган җырлар җырланды.

Музыкаль кичәне «Туганайлар» республика керәшеннәре газетасы баш мөхәррире Юлия Губина алып барды.

«Бүген Җәкәү йортында тагын бер зур бәйрәм. Әлмәт районы керәшен халкының горурлыгы булган «Кәләем» ансамбленең юбилее. Алар үз туган җирләренең тере тавышы. 50 ел эчендә халык фольклор ансамбле республика һәм илебезнең төрле почмакларында дөнья буйлап керәшен җырларын яңгыраталар. Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Карелия, Рига, Берлин, Кипр һәм башка якларда гастрольләрдә булып чыгышлар ясыйлар», – дип сөйләде ул кичә барышында.

Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, ТР Керәшеннәр иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе һәм Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова ансамбльнең җәмгыятьтәге ролен билгеләде.

«Андый зур тарихлы ансамбльләр респубикада бик күп түгел, 50 еллык иҗат коллективлары бармак белән генә санарлык. Күпчелек ансамбльләр перестройка замыныннан соң барлыкка килгәннәр. Ә «Кәләем»леләр Советлар Союзы чорында ук керәшеннәрнең мәдәниятен саклап, фольклорын популярлаштырып яшәгән коллективларның берсе. Һәм тагы да әле киләсе елда Кәләй авылына 300 ел тула. Күрәсезме, нинди легендар авыл бу! Советлар Союзы Герое Никита Токарликов та туган авыл әле ул», – дип белдерде Белоусова һәм шулай ук ансамбльнең бәйрәм тантанасы уңаеннан килгән телеграммаларны укып ишеттерде.

Алга таба кичә иҗат коллективына мәдәни үзәкнең Рәхмәт хатларын тапшырып дәвам итте. Концерт программасы барышында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев, шагыйрә, автор-башкаручы Людмила Аланлы һәм шагыйрә Зинаида Захарова чыгышлары булды. Шулай ук «Бермәнчек» керәшеннәрнең Дәүләт фольклор һәм «Канзансу» ансамбльләре җыр-моңнарын яңгыраттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot